news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясатырга мөмкин булачак

Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанда сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясатырга мөмкин булачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Альмир Абашев сөйләде.

«Сайлау участогы рәисе белән килешү буенча вакцина бригадасын урнаштырырга мөмкин булачак. Шулай булгач, 14 сентябрьдә сайлауларга килүчеләр шунда ук прививка ясата алачак», - диде Альмир Абашев.

Матбугат конференциясеннән соң сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы грипптан «Утрикс Квадри» вакцинасы белән прививка ясаткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot