Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда сайлау өчен волонтерлар әзерлиләр
Татарстанда «Электораль волонтер мәктәбе» мәгариф программасы башланып киткән. Быел ул республика әһәмиятендәге 14 шәһәрне колачлый. Сайлауда катнашуны максималь дәрәҗәдә уңайлы итүгә юнәлдерелгән проект тавыш бирү көннәрендә сайлаучыларга ярдәм итү өчен волонтерлар әзерләүне күздә тота.
Волонтерлар 4 юнәлеш буенча эшләячәк: 14 шәһәрдә сайлау участокларында сайлаучыларга ярдәм итәчәк, вузларда мәгълүмат стендлары янында эшләячәк, мәгълүмат-белешмә үзәге эшендә катнашачак һәм беренче ярдәм күрсәтү курсларын узачак. Волонтерлар, тавыш бирү процедурасына турыдан-туры катнашмыйча гына, сайлаучыларны тиешле урыннарга озатып йөриячәк. Моның өчен «Волонтеры на участке» сервисы булдырылган. Аннан, аерым алганда, өлкән яшьтәгеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм кечкенә балалары белән килгән ата-аналар файдалана алачак.
Сервистан файдалану өчен Дәүләт хезмәтләре порталында «Выборы» бүлегенә керергә яки төп биттә сервисны табарга; сайлау участогында волонтер ярдәме хезмәтен сайларга; тиешле сайлау участогын, килү датасы һәм вакытын күрсәтергә; заявканы тавыш бирүгә кимендә 3 календарь көне кала юлларга кирәк.
Проектта сайлау хокукына ия булган, 18 яшьтән башлап егет-кызлар катнаша ала. Гаризаны добро.рф сайтында тапшырырга мөмкин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз