news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сайлау көннәрендә БПЛА һөҗүме булу очрагына иминлек чаралары әзерләнгән

Татарстан участок һәм территориаль сайлау комиссияләре Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирү көннәрендә БПЛА һәм ракета һөҗүме куркынычы булган очракта үтәлергә тиешле чаралар алгоритмын әзерләгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Барлык иминлек чаралары алгоритмнары әзерләнгән. Бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Төп бурыч — тавыш бирү процессын барлык катнашучылар өчен дә уңайлы һәм имин итеп оештыру», — диде Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.

Аның сүзләренчә, БПЛА яки ракета һөҗүме куркынычы булган очракта, сайлау участоклары эшен туктатып торачак. «Һөҗүм куркынычы режимы иртәнге сәгатьләрдә игълан ителгән очракта, участоклар режим гамәлдән чыгарылганчы ачылмаячак», — дип ассызыклады Кондратьев.

Ул шулай ук барлык тиешле хезмәтләр иминлекне тәэмин итү өчен көчәйтелгән режимда эшли, дип өстәде.

Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау 18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot