Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда сайлау комиссияләрен ут сүнү очрагына әзерләү өчен укыту узачак
Татарстан дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин киләсе атнада сайлау комиссияләре өчен укыту узачагы турында әйтте. Укыту кысаларында аларны ут сүнү очрагына әзерләячәкләр. Хәйруллин бу хакта Казанда «Сайлау ноктасы» иҗтимагый киңлегендә узган брифингта хәбәр итте.
«Сайлау процессы туктап калырга тиеш түгел. Тавыш бирү дә, тавышларны санау да өзлексез рәвештә барырга тиеш. Ут бармы, юкмы – инфраструктураны тәэмин итәргә кирәк. Генераторлар, шәмнәр! Минем хәтердә мондый хәл булганы бар. Тиз арада хәл итәргә кирәк, чөнки сайлау процессы бара. Чират җыелып торырлык булмаска тиеш», - дип өстәде министр, «Татар-информ» соравына җавап биреп.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев барлык территориаль сайлау комиссияләрендә тәүлек әйләнәсе электр энергиясе белән тәэмин итә алырлык куәтле генераторлар сатып алынды, дип хәбәр итте.
Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны һәм 18нче номерлы Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак. Сайлау участоклары 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе сайлауларында катнашу өчен кандидат итеп Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) теркәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз