Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда сайлау алдыннан 22 мең кеше оештыру эше буенча укулар узачак
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Россия Дәүләт Думасына булачак сайлауларны оештыручыларны әзерләү программасын дәвам итә - барлыгы 22 меңгә якын кеше укырга тиеш. Быел беренче күчмә белем бирү семинары Татарстан Республикасының Биектау районында узды, дип хәбәр итә республика Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте.
Чарада Биектау һәм Әтнә районнарының участок сайлау комиссияләре рәисләре һәм секретарьлары катнашты. Семинар Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе экспертлары белән берлектә оештырылды.
Семинарны ачып, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев ассызыклаганча, сайлау комиссияләре әгъзаларын сыйфатлы һөнәри әзерләү – сайлауларны уздыруга әзерлекнең төп факторларының берсе.
«Сайлау комиссиясе – ул барыннан да элек кешеләр. Барлык сайлау процедураларын төгәл оештыру гына түгел, гражданнарның сайлау процессына ышанычын ныгыту да нәкъ менә комиссия әгъзаларының компетентлыгына, җаваплылыгына һәм профессиональлегенә бәйле», – дип ышаныч белдерде ул.
Семинарда катнашучылар участок сайлау комиссияләре эшенең төп этапларын өйрәнделәр. Сайлау законнарындагы үзгәрешләргә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән сайлаучыларның тавыш бирүләрен оештыруга, сайлау документлары белән эшләүгә һәм сайлау участокларында иминлекне тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде.
ТР Үзәк сайлау комиссиясендә билгеләп үтүләренчә, Республика белем бирү программасы Татарстанның барлык 43 муниципаль районыннан территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларын үз эченә алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз