Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Саҗидә» документаль-нәфис фильмы төшерелә башлады

Татарстанда шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың тормышына һәм иҗатына багышланган «Саҗидә» тулы метражлы документаль-нәфис фильмын төшерү эшләре башланды.
Проект шагыйрәнең 2026 елда билгеләп үтеләчәк 100 еллык юбилеена багышлана һәм «Татнефть» хәйрия фондының «Игелек энергиясе» гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Картинаның режиссеры — Александр Далматов, сценарий авторлары — Алсу Хәбибуллина һәм Резеда Хәйретдинова. Фильмның башкарма продюсеры — Раил Сафин, композиторы — Миләүшә Хәйруллина, консультанты — Саҗидә Сөләйманованың улы, Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре Әнвәр Маликов. Фильмның генераль партнеры — «Татнефть» хәйрия фонды. Фильм «Тамга» заманча татар мәдәнияте үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.
«Саҗидә» картинасы Саҗидә Сөләйманованың язмышындагы барлык мөһим этапларны колачлый: балачак, сугыш еллары, Әлмәт нефте белән өзелмәс бәйләнеше, нефть техникумында укытучы, шәһәр радиокомитеты редакторы һәм партия комитеты лекторы булып эшләү еллары, иҗат чоры һәм шагыйрәнең авыруга каршы көрәше. Бу вакыйгаларны визуальләштерү өчен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры һәм Әлмәт татар дәүләт драма театры актерлары катнашында уен күренешләре төшерелә. Саҗидә Сөләйманова ролен Алсу Каюмова, Зәринә Сафина һәм Таңсылу Әхмәдиева башкара. Уен эпизодлары Казанда, Әлмәттә һәм шагыйрәнең туган ягында — Башкортстанның Тәтешле районында төшерелә. Тәтешле районы хакимияте Саҗидә Сөләйманованың туган ягында төшерү эшләрен оештыруда зур ярдәм күрсәтә.

Фильм өчен инде Саҗидә Сөләйманова турында интервью-хатирәләр яздырылды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык язучысы Ринат Мөхәммәдиев, халык шагыйрьләре Ренат Харис һәм Рәдиф Гаташ, шулай ук әдәбиятчылар Дания Заһидуллина, Фоат Галимуллин, язучылар һәм шагыйрьләр Фирүзә Җамалетдинова, Эльмира Закирова, Асия Юнысова, Фәния Хуҗиәхмәт, Ләбиб Лерон, Илфак Ибраһимов, Илсөяр Ихсанова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Алинә Бикмуллина, Дания Нәгыйм үз истәлекләре белән уртаклашты.
Төшерү эшләрен уздыруда Камал театры, Минзәлә театры, Әлмәт театры, ТР Милли музее, Академик Арбузовлар музей-йорты, Габдулла Тукай музее, ТР Сынлы сәнгать музее, «Яшәү сәнгате» креатив киңлеге, «Ногай» кунакханәсе, ТР Композиторлар берлеге, С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы һәм Е.А. Боратынский музее ярдәм күрсәтә.
Фильмда шагыйрә язмышы гына түгел, ә «Татнефть» компаниясенең төбәкнең әдәби мирасын саклауга юнәлдерелгән проектлары турында да сөйләнәчәк. Картинада музыка аерым урын алып торачак. Фильм өчен композитор Миләүшә Хәйруллина Саҗидә Сөләйманова шигырьләренә яңа ике җыр яза. Аларны Әлмәттә туып, хәзер Санкт-Петербургта яшәүче җырчы Альбина Ишморзина башкарачак. Бу композицияләргә ике музыкаль клип төшерү планлаштырыла. Алар фильмның бер өлеше булыр һәм яшь аудитория арасында шигъриятне тагын да популярлаштырыр дип көтелә.

«Саҗидә Сөләйманова иҗаты күптән инде халык байлыгына әйләнде. Аның «Урсал тау», «Туй җыры» кебек шигырьләрен һәм җырларын республикабызның һәр почмагында беләләр, — дип билгеләп үтә режиссер Александр Далматов. — Безнең бурыч — бу мәдәни кодны заманча кинематография теленә күчерү. Без гап-гади биографик белешмә генә түгел, ә төрле яшьтәге тамашачының күңеленә үтеп керердәй эмоциональ кино булдырырга телибез».
Фильм Саҗидә Сөләйманова иҗатының бөтен татар әдәбияты контекстындагы ролен ныгытуга мөһим өлеш кертер дип ниятләнә.
Фотоларны Александр Далматов тәкъдим итте
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз