news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шәфкать туташы һәлак булган юл һәлакәтеннән соң җинаять эше кузгатылды

Лаеш районында «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча, 61 яшьлек шәфкать туташы һәлак булган юл-транспорт һәлакәтеннән соң җинаять эше кузгатылды.

Тикшерү версиясе буенча, ашыгыч ярдәм машинасы тавыш сигналларын кабызып алты айлык баланы Нурлаттан хастаханәгә алып барганда, каршы як хәрәкәт юлына чыккан. Анда ул Toyota автомобиле белән бәрелешкән.

Җиңел машина юлдан борылыр алдыннан медицина хезмәткәрләре машинасына юл бирмәгән.

Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык сәбәпләре дә ачыклана, дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

«Татар-информ» Татарстанның Лаеш районында булган авария турында хәбәр итте. Авариядә Нурлат районы хастаханәсенең шәфкать туташы вафат булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100