news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Саескан Тавы-Шәле автомобиль юлына федераль статус биреләчәк

Автоюлны кабул итү-тапшыру процессы киләсе елның июнендә тәмамланыр дип көтелә, диде «Волго-Вятскуправтодор» оешмасы җитәкчесе Илдар Минһаҗев.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда Саескан Тавы — Шәле төбәк автомобиль юлы федераль милеккә күчәргә мөмкин.

«Шәле-Баулы коридоры буенча актив фикер алышу бара. Бу коридорда Саескан Тавы-Шәле төбәк юлының М7 һәм Казан — Оренбург юлларын тоташтыра 40 чакрым озынлыктагы участогы бар. Хәзерге вакытта җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү эшләре бара. Соңыннан автоюлны кабул итү-тапшыру өчен документларны карый башлыйбыз», — дип сөйләде «Татар-информ»га биргән интервьюда «Волго-Вятскуправтодор» оешмасы җитәкчесе Илдар Минһаҗев.

Аның сүзләренчә, кабул итү-тапшыру процессы якынча киләсе елның июнендә тәмамланачак. «Шулай ук „Росавтодор“ федераль юл агентлыгы белән республика җитәкчелегенең автомобиль юлының бу участогын дүрт полосалы итәргә дигән килешүе дә бар иде», — диде ул.

Элегрәк «Волго-Вятскуправтодор» оешмасы Казан — Малмыж төбәк автомобиль юлын федераль милек итеп кабул иткән иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100