news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сабыйлар сәламәтлеге кайгыртыла

Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан шулай ук ТР Министрлар Кабинетының “Өч яшькә кадәрге балаларны кирәкле ризык белән тәэмин итү” хакындагы карары проекты әзерләнелә

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов “Татарстан Республикасында халыкны адреслы социаль яклау турында”гы Татарстан Республикасы Законының 8 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында”гы ТР Законын һәм “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына сәламәтлек саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләре бирү турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”гы ТР Законын тормышка ашыру максатыннан, муниципаль берәмлекләрдә җитди әзерлек эшләрен алып бару кирәклеге турында белдерде. Искә төшереп үтәбез, закон нигезендә 2010 елның 1 гыйнварыннан 3 яшькә кадәрге балалар табиб рецептлары буенча махсус сөт продуктлары һәм катнашмалары белән тәэмин ителәчәк.
Министр ассызыклаганча, сәламәтлек саклау министрлыгы исемлеккә кермәгән балаларны дәвалаучы продуктлар белән тәэмин итүне күзәтү астына алачак. Инде хәбәр иткәнебезчә, закон буенча сөт продуктлары белән кереме аз булган гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшькә кадәрге балалар һәм анемия, аксым-энергия җитмәүдән интегә торган һәм башка озак дәвамлы авырулары булган балалар тәэмин ителәчәк.
Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан шулай ук ТР Министрлар Кабинетының “Өч яшькә кадәрге балаларны кирәкле ризык белән тәэмин итү” хакындагы карары проекты әзерләнелә. Бүгенге көндә проект ТР Финанслар, ТР Икътисад, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары белән килештерелә. Әлеге проект якын арада ТР Юстиция министрлыгына юнәлтеләчәк, аннары ТР Министрлар Кабинетында килештереләчәк. Документта табиблар рецептлары буенча 3 яшькә кадәрге балаларны махсус сөт продуктлары һәм катнашмалары белән тәэмин итү тәртибе билгеләнә. Югарыда телгә алган категорияләргә кермәгән балалар өчен ризыкларны ата-аналар сатып алачак.
Моңа кадәр махсус ризык белән 2 яшькә кадәрге балалар тәэмин ителә иде. Андыйлар республикада 43,6 процент белән санала. Дәвалый торган сөт продуктларына ими сөтен ашамаган балалар мохтаҗ. 8 айга кадәрге сабыйлар ана сөте белән туклана. Аларга өстәмә сөт продуктлары кирәкми. Татарстанда ана сөтен имгән, бер яшькә кадәрге нәниләр 58,2 процент белән исәпләнә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100