Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда “Сабыйга” акциясе башланды
Чара кысаларында ятим балаларга ярдәм итәргә мөмкин
(Казан, 21 октябрь. “Татар-информ”). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең ярдәм һәм хәйрия бүлеге “Сабыйга” дип аталган акция уздыра. Әлеге чара кысаларында, ятим сабыйларга кирәк-яраклар (подгузниклар, балалар ризыклары, пеленкалар һ.б.) җыела. Шулай ук акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр үзләренең сәдакаләрен “Сабыйга” дип язылган тартмаларга салып калдыра ала. Әлеге тартмалар Тукай урамы, 9 һәм Лобачевский урамы, 6/27 адреслары буенча урнашкан.
Белешмәләр өчен телефон: 8(917)2883799, 8(951)0614465. Акция 20 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз