news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сабыйларда тумыштан килгән авыруларны диагностикалау өчен 100 млн сум бүленә

Татарстанда яңа туган сабыйлардагы тумыштан һәм нәселдән килгән авыруларны массакүләм скрининглауга күбрәк акча юнәлдерергә карар кылдылар.

ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу максатларга Татарстан Республикасы өчен федераль финанслау 9,25 миллион сумга арттырылган. Моннан тыш, республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 6,7 миллион сум бүленәчәк – гомуми өстәмә финанслау 15,9 миллион сум тәшкил итәчәк.

Нәтиҗәдә, республикада сабыйларда тумыштан килгән авыруларны диагностикалауга бүлеп бирелгән акчаның күләме 100,6 миллион сум тәшкил итәчәк. Аның күпчелек өлеше (58 миллион сумнан артык) федераль казнадан килсә, калганын (42 миллион сум тирәсе) төбәк бүлеп бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot