news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сабый җитди имгәнү турында эшне Тикшерү комитеты башлыгы контрольгә алган

Кама Тамагы районында башы имгәнгән җиде айлык малайны хастаханәгә китергәннәр. Бала имгәнү сәбәпләрен тикшерү башланды. Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенә әлеге эшне тикшерү турында турында хәбәр итәргә кушты.

Сабыйның хәле бик авыр. Ул җинаять корбаны булырга мөмкин дип фаразлана. 

Әлеге факт нигезендә «Сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаять эшен карауны ТР Тикшерү комитеты контрольгә алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot