news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сабый балалар бакчасында пешкәннән соң җинаять эше ачылган

Тикшерүчеләр Түбән Камадагы бер балалар бакчасында тәрбияләнүче сабый пешкәннән соң җинаять эше кузгатты.

Гадәттән тыш хәл Түбән Каманың 82нче «Солнечные лучики» балалар бакчасында ноябрь башында булган. Тәрбияче, сабыйның әнисенә шалтыратып, бакчага килүен сораган, кызыгыз пеште дип әйткән. Хатын-кыз балалар бакчасына килгәч, кызының тәрбияче кулында елап утыруын күргән. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә әйтүләренчә, кече тәрбияче баланы юган, аңа подгузник кидергән һәм йокларга яткырган, йокыдан уянганнан соң аның тәне пешүе ачыкланган.

Әнисе, кызын алып, балалар хастаханәсенең кабул итү бүлегенә киткән, биредә баланың икенче дәрәҗәдә пешүен ачыклап, ашыгыч рәвештә хастаханәгә салганнар.

Нәтиҗәдә, «Ваемсызлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

«Җинаять эшен тикшерүне прокуратура контрольдә тота», - дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының гаммәви мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Руслан Шакиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100