news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда Сабантуй бәйрәмен беренчеләрдән булып Түбән Камада билгеләп үтәчәкләр
Быел шәһәр һәм районда яшәүчеләр, Россия төбәкләреннән килгән күпсанлы кунаклар Сабантуйны җәй башында ук билгеләп үтәчәк
Скопировать ссылку
(Түбән Кама, 13 май, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Быел түбәнкамалылар Сабантуй бәйрәмен гадәттәгедән бераз алдарак – 5 июньдә билгеләп үтәчәк. Күркәм гадәткә кергәнчә ул “Ильинка” мәдәни-спорт комплексы территориясендә узачак.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, Түбән Кама Сабан туе кунакларын күп кенә сюрпризлар көтә. Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе – шуларның берсе. Бәйрәмнең программасы, башка еллардагы кебек үк, төрле мәдәни һәм спорт чараларына бай. Аларны карарга һәм үзләре дә катнашырга илнең барлык төбәкләреннән мактаулы кунаклар киләчәк.
Шәһәр мэры Айдар Метшин Сабантуйга әзерлек дәрәҗәсен тикшерде. Ул Мәйданны (хәзерге вакытта биредә территорияне тәртипкә китерәләр һәм сәүдә рәтләре өчен урыннар әзерлиләр), аттракционнарны, экспозицияләрне, спорт һәм концерт мәйданчыкларын карады. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы бәйрәмне оештыруда җаваплы затлар алдында Сабантуйны югары дәрәҗәдә үткәрү бурычын куйды. “Бәйрәм күңелле һәм кызыклы үтсен өчен барысы да эшләнер дип өметләнәм”, - диде Айдар Метшин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot