news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Сабантуйны ЮНЕСКО исемлегенә кертү мөмкинлеге карала

Татарстанда Сабантуйны ЮНЕСКО исемлегенә кертү мөмкинлеге карала
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда Сабантуй бәйрәмен ЮНЕСКО мәдәни мирас исемлегенә кертү мөмкинлеге карала. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты утырышында билгеле булды.

«Бу юнәлештә эш бара. Кайбер юридик моментлар бар, әмма без берәр юлын эзлибез... Моны эшләгәч тә, хәбәр итәчәкбез», – диде депутат, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров

Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сөйләгәнчә, әлегә Сабантуйны этномәдәни казанышларның федераль реестрына кертү планлаштырыла.

«Экспертлар килеп бәя бирде инде. ЮНЕСКО исемлегенә кертү мәсьәләсе күптәннән Бөтендөнья татар конгрессы белән бергә алып барыла. Бу тәкъдим һәм вариантларның берсе буларак карала», – диде ул.

Юлия Әдһәмова сүзләренчә, Россия матди булмаган ЮНЕСКО мирасы турында конвенция ратификацияләмәгән һәм бу кыенлыклар тудыра.

Сабантуйны ЮНЕСКО исемлегенә кертү мәсьәләсен депутат Лилия Маврина күтәрде.

«Сезнең берәр фестиваль яки бәйрәмне, мәсәлән, Сабантуйны ЮНЕСКОның матди булмаган байлыгы исемлегенә кертү планыгыз юкмы? Сабантуй бөтен дөньяга билгеле», – дип кызыксынды ул мәдәният министрының беренче урынбасарыннан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100