Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Сабан туен бәйрәм итү көннәре билгеле
Бәйрәм уздыру вакыты турындагы карарга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
(Казан, 27 март, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быелгы Сабан туен бәйрәм итү көне турындагы карарга кул куйды. Әлеге документның тексты республика башлыгы сайтында бастырылган.
Карар нигезендә, авыл җирлегендәге торак пунктларда һәм район үзәкләрендә Сабан туе бәйрәмен 1 һәм 2 июль көннәрендә билгеләп үтү күздә тотыла. Чаллыда бәйрәм тантаналары – 8 июльдә, ә Казанда 15 июльдә үткәреләчәк.
ТР Министрлар кабинетына һәм җирле үзидарә органнарына бәйрәм чараларын күрсәтелгән вакытта оештыру эше йөкләнгән. Бәйрәмне оештыру һәм үткәрү өчен җәмәгать берләшмәләре һәм төрле оешмалар да җәлеп ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз