news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Сабан туе турында мультсериал әзерләнгән

28 мультфильмның һәркайсында милли бәйрәмебезгә хас уеннар, конкурслар, биюләр, күңел ачу сурәтләнгән.

Татарстанда Сабан туе турында мультсериал әзерләнгән
tatar-congress.org

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). «Татармультфильм» анимация иҗаты студиясе татарларның иң яраткан бәйрәме – Сабан туе турында 28 анимация ролигы төшерде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

28 мультфильмның һәркайсында милли бәйрәмебезгә хас уеннар, конкурслар, биюләр, күңел ачу сурәтләнгән. Роликларда Сабан туеның барлык бизәк-буяуларын, шулай ук Татарстанның гореф-гадәтләрен, милли аш-суын, киемнәрен һ.б. күреп, җырларын тыңлап була.

Яңа мультфильмны күбрәк кеше күрсен өчен, «Татармультфильм» студиясе аны таратуда ярдәмгә Вконтакте һәм Инстаграм социаль челтәрләрендә “Бөтен планетага – Сабан туе” конкурсын уздырырга булган.

Шартлары бик гади: катнашырга теләгән кешеләр «Татармультфильм» сайтыннан «Сабан to you» мультфильмнарының берсен йөкләп алып, социаль челтәрләрдәге үз аккаунтына #Мультсабантуй һәм #Татармультфильм хэштеглары белән куярга, шулай ук “Сабан туе бәйрәме сезгә ни өчен ошый?” соравына кыска җавап бирергә тиеш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100