news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сабан чәчүе узган елгы күрсәткечләрдән шактый алда бара

Дөньяда пандемия булуга карамастан, Татарстан аграрийлары бүген кырларда, уңыш язмышы һәм республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү алар кулында.

Татарстанда сабан чәчүе узган елгы күрсәткечләрдән шактый алда бара
Александр Эшкинин

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда язгы кыр эшләре ашыгыч темплар белән башкарыла. Бүгенге көнгә көзге культуралар 480,0 мең га мәйданда тукландырылган, ягъни 99 процент, күпьеллык үләннәр — 388,7 мең га, ягъни 80 процент. Быел барысы көзге культураларны 486,7 мең га мәйданда тукландырырга кирәк булачак, күпьеллык үләннәрне — 484,1 мең га. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гомумән алганда, чәчү 125 мең га мәйданда башкарылган, ә барлык чәчү 1,8 млн га диярлек планлаштырылган. Көзге культураларны тырмалау 215, 1 мең га башкарылган, күпьеллык үләннәр — 431,4 мең га, туңга сөрелгән җирләр һәм пар җирләре — 1244,3 мең га. Сабан культуралары 125,7 мең гектарда чәчелгән, 2019 елның шул вакытына бу күрсәткеч 28,2 мең га булган.

Бүгенгә Әлмәт районында 950 га солы, 150 га бодай һәм 3900 га солы чәчелгән, Буа районында — 306 га солы, 3597 га бодай һәм 6899 га арпа, Нурлат районында — 202 га солы, 530 га бодай һәм 5588 га арпа, Чүпрәле районында — 407 га солы, 535 га бодай һәм 4540 га арпа, Актаныш районында — 600 га солы, 300 га бодай һәм 3850 га арпа, Минзәлә районында — 181 га солы, 550 га бодай һәм 3046 га арпа, Мөслим районында — 200 га солы, 50 га бодай һәм 1800 га арпа.

Азнакай районында 5980 га арпа 150 га солы чәчелгән, Мамадыш районында — 1100 га арпа һәм 1050 га солы, Менделеевск районында — 340 га арпа һәм 80 га солы, Спас районында — 2095 га арпа һәм 173 га солы, Тукай районында — 2300 га арпа һәм 115 га солы, Чирмешән районында — 3426 га арпа һәм 415 га солы, Чистай районында — 4000 га арпа һәм 1000 га солы,

Тәтеш районында — 2950 га арпа һәм 26 га солы, Баулы районында — 1425 га арпа һәм 260 га солы, Кайбыч районында — 1100 га АРПА һәм 104 га солы, Алабуга районында — 240 га арпа һәм 160 га солы, Лаеш районында — 825 га арпа һәм 100 га солы, Лениногорск районында — 290 га арпа һәм 250 га солы, Югары Ослан районында — 547 га арпа һәм 116 га солы, Биектау районында — 100әр га арпа һәм солы, Питрәч районында — 700 га арпа һәм 100 га солы, Апас районында — 1550 га арпа һәм 460 га бодай.

Арпа Зәй районында 13585 га чәчелгән, Аксубай районында — 3274 га, Алексеевск районында — 831 га, Түбән Кама районында — 1900 га, Яңа Чишмә районында — 300 га, Сарман районында — 4320 га, Арча районында — 280 га, Кама Тамагы районында — 105 га, Кукмара районында — 100 га, Балык Бистәсе районында — 700 га һәм Ютазы районында — 600 га. Солы Әлки районында 105 га чәчелгән, Саба районында — 100 га һәм Теләче районында — 100 га.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100