news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда сәяси партияләрнең 66 төбәк бүлеге теркәлгән

Агымдагы елның апрелендә теркәлгән “Самодержавная Россия” сәяси партия бүлеге ябылган

  (Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). 16 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында сәяси партияләрнең 66 төбәк бүлеге теркәлгән, дип хәбәр ителә бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтында.
 Агымдагы елның апрелендә теркәлгән “Самодержавная Россия” сәяси партия бүлеге ябылган. Сентябрьдә ТР да “Казачья партия Российской Федерации” партиясе бүлеге регистрацияләнгән.
ТР территориясендә теркәлгән сәяси партияләрнең төбәк бүлекләренең тулы исемлеге белән республика Үзәк сайлау комиссиясе сайтында танышырга мөмкин.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100