news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сәяси партияләрнең 60тан артык төбәк бүлеге теркәлгән

Россия юстиция министрлыгы тарафыннан 76 сәяси партия теркәлгән

  (Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). 2015 елның 1 гыйнварына РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе сәяси партияләрнең 66 төбәк бүлеген теркәгән, дип хәбәр ителә ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтында.

Россия юстиция министрлыгы тарафыннан барлыгы 76 сәяси партия теркәлгән.

Россия юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлгән сәяси партияләр, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе теркәгән сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре, Татарстан Республикасында теркәлгән сәяси партияләр һәм аларның төбәк бүлекләре исемлеге белән ТР ҮСК сайтында танышырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot