news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сөтнең тулай савымы 3024 тоннага җитте

Бу узган елның шул чорына карата 115 процент тәшкил итә

(Казан, 24 декабрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда сөтнең тулай савымы 3024 тоннага җитте. Бу узган елның шул чорына карата 115 процент тәшкил итә. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Татарстанда узган тәүлектә һәр сыердан уртача 11,7 килограмм сөт савып алынган. Узган ел ул 10,2 килограмм тәшкил иткән иде.
Сөт җитештерүдә Әлки районы терлекчеләре югары нәтиҗәләргә иреште, әлеге районда сөтнең тулай савымы 193,8 тоннага җитә. Балтач районында ул – 130,4 тонна, Яшел Үзән районында – 124,2 тонна, Арча районында – 123 тонна, Кукмара районында 119 тонна тәшкил итә.
Шул ук вакытта Тәтеш районында узган тәүлектә нибары 31,6 тонна сөт җитештерелгән, һәр сыердан 7,4 килограмм сөт савып алынган. Лениногорск районында бу күрсәткеч – 35,1 тонна һәм 7,3 килограмм, Азнакай районында 81,4 тонна һәм 9 килограмм тәшкил итә.
Республиканың шәхси хуҗалыкларында да сөт җитештерү күләме арта. Әйтик, Биектау районында узган тәүлектә шәхси ярдәмче хуҗалыклар – 24 тонна, Чүпрәле, Балтач һәм Арча районнары шәхси хуҗалыклары – 20 шәр тонна, Буа районы хуҗалыклары 17,5 тонна сөт саткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100