news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сөтнең сатып алу бәясе стабильләшкән

Бүген сөт эшкәртү предприятиеләрендә бер литр сөтнең бәясе НДС белән 19,05 сумны тәкшил итә.

(Казан, 22 август, “Татар-информ”). Татарстанда сөт сатып алу бәяләре стабильләшкән. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Авыл хуҗалыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

“1 июльдән сөт сатып алу бәяләре стабильләште, хәтта берникадәр үсеш тә күзәтелә”, - диелә министрлык хәбәрендә. - Бүген республиканың сөт эшкәртү предприятиеләрендә сөткә уртача бәя НДС белән 19,05 сумны тәшкил итә. Әмма бу сумма узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 3 сумга кимрәк.

Сөт сатып алуда иң югары бәя - МК «Эдельвейс» ширкәтендә - 22,84 сум./кг НДС тан башка ( 2017 елда - 23,4 сум/кг). Предприятиянең сөт эшкәртү куәте нибары 33 %ны тәшкил итә. ООО "Касыймовлар” сөт комбинаты”нда бәя НДСтан башка 19,80 сум/кг (узган ел - 22,95), "Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты”нда - НДСтан башка 19,50 сум/кг (былтыр – 23,18).

Республиканың төп сөт эшкәртү предприятиятиеләрендә эшкәртү күләме 2,7 тоннаны тәшкил итә. Бүген “Яшел Үзән сөт эшкәртү предприятиесе”, “Биектау сөт комбинаты”, “Алабуга сөте” ААҖ тулы куәтенә эшли. Шулай ук «Азбука сыра», «Азнакай сөте», «Нурлат сөте» кызу темпларда эшли. Эшкәртү күләмен арттырырга кирәкле оешмалар да бар. «Арча» - 68 %, "Алексеевск сөт заводы" - 59 %, "Сабинский МК" - 50 % , «Түбән Кама сөт заводы» ҖЧҖләре барлык эш куәтенең 28 %ын гына башкара.

Бүген Казан, Чаллы, Биектау һәм Касыймовлар сөт эшкәртү заводларында җитештерүне модернизацияләү дәвам итә. Ул тәмамланганнан соң барлык сөтне тулысынча Татарстанда эшкәртү күздә тотыла.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100