news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда сөтне сатып алу бәяләре 40 процентка артты
Бәяләр турындагы мәгълүматларны Татарстанның сөт эшкәртү предприятиеләре китерде
Скопировать ссылку
(Казан, 17 ноябрь, “Татар–информ”). Татарстанның сөт эшкәртү предприятиеләре мәгълүматларына караганда, Татарстанда сөтне сатып алу бәяләре уртача 40 процентка артты, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Сентябрь башында республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре сөтне 6,2–7,9 сумнан эшкәртүгә җибәрә иде. Бу көннәрдә сөт эшкәртү предприятиеләре сөтнең бер литрын 9,2–11,5 сумга сатып ала.
Мисал өчен, Биектау районының Әлдермеш сөт заводы сөтнең литрын 11,2 сумга сатып ала, бу сентябрь бәяләреннән 4,7 сумга кыйммәтрәк. Үсеш 55 процент тәшкил итә. “Яшел Үзән сөт комбинаты” ААҖндә сөтне сатып алу бәяләре 63 процентка артты һәм бер литры 11,54 сумга җитте. “Эдельвейс–М” ЯАҖндә бәяләр – 48, “Вамин–Татарстан” ААҖндә – 39, “Казан сөт комбинаты” ААҖ филиалында – 36, “Алабуга сөте” ААҖндә 38 процентка артты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot