news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сөт сату күләме арткан

Республикада көнлек сөт җитештерү күләме узган елгыдан 172 тоннага күбрәк.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек сөт сату күләме 49,5 мең тоннага җитте, бу узган ел белән чагыштырганда 7 процентка күбрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүгенге көнгә республика буенча тулаем сөт саву күләме 3,8 мең тоннадан артык тәшкил итте. Бу узган ел белән чагыштырганда 172 тоннага күбрәк. Бер сыердан көнгә 17 кг сөт савылган. Бу 2019 ел күрсәткеченнән 1,2 кг югары», — диелә министрлык хәбәрендә.

Республикада бер сыердан тәүлеклек савым буенча Әтнә (31 кг), Саба (26 кг), Мамадыш (26 кг), Кукмара (25,9 кг), Балтач (23 кг), Түбән Кама (20,1 кг), Актаныш (18,6 кг), Азнакай (18,5 кг), Биектау (18,2 кг) һәм Арча (18,2 кг) районнары лидер булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100