news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сөт сату буенча арадашчыларының сүз берләшеп эш йөртүе ачыкланган

Җавап бирүчеләр исемлегендә ун компания - аларның һәркайсы тәүлегенә 50 тоннадан 120 тоннага кадәр эшкәртелмәгән сөт сатып ала.

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”). Татарстанның Антимонополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе чимал сатып алуда сөт сатуда арадашчыларның (трейдерларының) сүз берләшеп эш йөртүен ачыклаган. Бу хакта идарә матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җавап бирүчеләр исемлегендә ун компания: “Канталь”, “Сөт утары” (“Молочная усадьба”), “АгроМол”, “Сөт индустриясе”, “СелЭнерго”, “ОМК Групп”, “Сөт иле” (“Молочный край”), “Сөт комбинаты” (“Молком”), “Файза” һәм “Дуслык” (“Дружба”) бар. Аларның һәркайсы тәүлегенә 50дән 120 тоннага кадәр эшкәртелмәгән сөт сатып ала.

2017 елда июль аеннан декабрьгә кадәр эшкәртелмәгән сөтне сатып алу бәяләре мониторингы уздырылган. Мониторинг авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән сөт сатып ала торган төп предприятиеләрдә сатып алу бәяләренең артуын күрсәткән.

Декабрь уртасыннан бәяләр төшә башлаган һәм гыйнвар ахырына кадәр төшү дәвам иткән. Бу кышкы чорда сөтнең азаюына һәм ихтыяҗның элеккеге дәрәҗәдә калуына карамастан шулай булган.

Антимонополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе шулай ук 2018 елда сөт сатып алу бәяләренең тугыз предприятиедә килограммы уртача 3 сум 48 тиеннән башлап 6 сум 90 тиенгә кадәр киметелүен ачыклаган. Әлеге тугыз предприятиенең алтысы сөтне трейдерлардан сатып ала.

Предприятиеләр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән сөт  сатып алгандагы уртача бәя трейдерлар сатып алганга караганда югарырак чыккан. Сөтне эшкәртүчеләр килограммын 21 сум - 26 сум 50 тиенгә алсалар, трейдерлар 18 сум 50 тиеннән - 23 сум 50 тиенгә кадәр бәядән сатып алалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100