news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сөт продукциясенең сыйфаты начарлану ачыкланган

Ялган продукция республикада һәм башка төбәкләрдә җитештерүчеләрнең товарлары арасында да табылган.

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”). Роспотребнадзор тикшерү нәтиҗәсендә, Татарстанда сөт продукциясенең сыйфаты начарлану ачыклаган. Бу турыда “Известия” хәбәр итә.

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, 2018 елның 2 кварталында 4,38 процент товар нормативка туры килми.

Ялган продукция җирле һәм Мәскәү өлкәсе, Ульяновск, Башкортстан, Удмуртия кебек башка төбәкләр җитештерүчеләре товарлары арасында да табылган.

Сөт товарлары үрнәкләрендә токсиннар яки пестицидлар ачыкланмаган. Җитештерүчеләргә 1,3 млн сумлык 140 штраф салынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot