news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сөт күләме элеккечә узган елгыдан түбән

Узган ел белән чагыштырганда 142 тонна сөт азрак савыла

  (Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда сөт күләме элеккечә узган елгыдан түбән. Шулай итеп узган ел белән чагыштырганда 142 тонна сөт азрак савыла, дип хәбәр итә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Гомумән алганда, ТР буенча узган тәүлектә 3058,5 тонна сөт савып алынган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 142 тоннага азрак. Һәр сыердан 12,6 кг сөт савып алынган.
Балтач районында 160,2 тонна сөт җитештерелгән, Кукмарада 141,6, Актанышта – 135,5 тонна. Әтнә районы сөтчелек комплексларында 128,3 тонна, Сабада 116,2 тонна сөт җитештерелгән.
Элеккечә Кама Тамагы, Әгерҗе, Мөслим, Әлмәт, Чирмешән һәм республиканың башка районнары терлекчеләре уңышка ирешә алмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot