news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сөт җитештерүнең еллык күләмен 2 млн. тоннага җиткерү планлаштырыла

Бу Россиядә җитештерелгән сөтнең 10 проценты булачак

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Россия җитештерелгән сөтнең 9 проценттан артыгы Татарстанга туры килә. Якындагы елларда бу саны 10 процентка кадәр җиткерү планлаштырыла, ягъни ТР бер елда җитештерелгән сөт 2 млн.тонна тәшкил итәчәк. Сөт җитештерү күләмен 500 мең тоннага җиткерү ниятләнә. Бу хакта бүген журналистларга матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Министр сүзләренчә, Россиядә Татарстан сөтне иң күп җитештерүче төбәк булып тора, чөнки ТР шәхси ярдәмче хуҗалыклары сөт җитештерү өлкәсендә уңышларга ирешә. Алар ярдәме белән якындагы 3–4 елда сөт җитештерү күләме сизелерлек артачак. Үз чиратында, бу ашлыкның бер өлешен терлекчелек тармагына юнәлдерергә мөмкинлек бирәчәк.
Тиздән сөт җитештерү күләме тагын артачак. Россиянең күп кенә төбәкләрендә сөтне сатып алу бәяләре түбән булу сәбәпле, сыерлар саны кимеде. Ә ТРда бу процессны туктатып тору мөмкинлеге туды. Күрше республикалар бүген үк Татарстан сөтен сатып алырга әзер. Шулай итеп, Свердловски өлкәсе вәкилләре Актаныш районына сөт алырга киләләр. Алар бу районда махсус суыту җайланмасы булган сөт җыю пункты торгызганнар. Көн саен Свердловски өлкәсенә 80 тоннага якын сөт җибәрелә.
Министр сүзләренчә, Татарстан сөте белән чит ил компанияләре дә кызыксына. Шуңа күрә агымдагы елның ноябрендә терлекчелек продукциясенең бу төре белән шөгыльләнү файдалы булачак, дип саный М.Әхмәтов. Бу авылда үз эшен оештырырга теләүчеләр өчен төп этәргеч булачак, дип ассызыклады ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100