news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сөт җитештерү өлкәсендә “мафия” юк — авыл хуҗалыгы министры урынбасары

Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Артемьев Россия төбәкләрендә сөт сатуны контрольдә тотучы “мафия” булуы турында белдергән иде.

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов сөт җитештерү өлкәсендә эш итүче оешкан төркемнәр юк дип белдерде. Мондый нәрсә юк, булса, сүзе чыгар иде, диде ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына. Аның сүзләренчә, әлеге мәсьәлә буенча министрлыкка мөрәҗәгать итүчеләр юк.

Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС) җитәкчесе Игорь Артемьев НТВ каналындагы “Поздняков” тапшыруына интервьюсында Россия регионнарында сөт җитештерүчеләрдән чималны арзан бәягә сатып алып, сөт эшкәртүчеләргә кыйммәтрәк бәягә сатучы оешкан төркемнәр “чәчәк ата” дип белдерде.

“Оешкан төркемнәр бар, аларны мин мафия дип атар идем. Алар фермерларны куркытып, арзан бәядән бөтен продукцияне сатып алалар, аннары өч тапкырга арттырып саталар”, - дигән цитата бирә мәгълүмат чаралары ТАССка сылтама белән.

“Мин тикшерү органнарында эшләмим, мин җитештерүче кеше. Бүгенгә Татарстанда көн саен 3 мең тоннадан артык сөт җитештерелә. Безнең сөтне Башкортстан, Мәскәү өлкәсе, Ульяновск, Самаралардан килеп сатып алалар. Бәяләреннән дә канәгать. Әгәр сөтеңнең файдасын күрәсең килсә, аның күләме һәм сыйфаты югары булу кирәк. Сөтне хәзер 32 сумнан сатабыз. Узган елгы белән чагыштырганда, аның бәясе 5-6 сумга артыграк. Хәзер сыерны кочаклап йокласаң да аз була”, - диде министр урынбасары.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100