news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сөт җитештерү арта

Алдынгылар рәтендә – Әлки, Яшел Үзән, Арча, Балтач, Актаныш районнары

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген Татарстанда тулаем сөт савымы 3628,1 тонна тәшкил иткән. Узган ел бу сан 3440,6 тонна булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.
Республика буенча һәр сыердан уртача 14,2 кг сөт савып алалар. Узган ел бер тәүлектә савылган сөт 13,4 кг булган. Сөт җитештерү буенча алдынгылар рәтендә Әлки районы тора, анда тулаем сөт җитештерү күләмен 198 тоннага җиткергәннәр. Шулай ук Яшел Үзән (168,4), Арча – (147,2), Балтач (134,6), Актаныш (125 ) районнары да зур күрсәткечләргә ирешкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot