news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сөрү җирләренең 35 процентына иртә сабан культуралары чәчелгән

Авыл хуҗалыгы культуралары 635,8 мең гектарга чәчелгән

 (Казан, 4 май, “Татар-информ, Ирина Игнатьева). Бүгенге көндә Татарстанда иртә сабан культуралары сөрү җирләренең 35 процентын били. Авыл хуҗалыгы культуралары 635,8 мең гектар мәйданга чәчелгән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан җиткерделәр.
Буа районында сабан культуралары өчен каралган мәйданның 67 процентында, Апас районында – 63 процентында, Кайбычта – 61 процентында чәчү эшләре башкарылган.
Чүпрәле районы хезмәтчәннәре мәйданның 53 процентына иртә сабан культуралары чәчкән, Тәтеш районында бу күрсәткеч 52 процент.
Шул ук вакытта, һава шартларына бәйле рәвештә, Әгерҗе районында язгы чәчү эшләре колач алып кына килә. Биредә әлегә сабан культуралары өчен каралган мәйданның 2 процентында чәчү эшләре башкарылган. Менделев районында ул – 4, Лениногорскида 17 процент тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot