news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сәнгать музейларына багышланган видеопроектлар конкурсы уза

Конкурста 8-10 сыйныф укучылары катнаша ала.

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанда өлкән сыйныф укучылары "Идел буе сәнгать музейлары" дигән видеопроектлар конкурсында катнаша ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурста 8-10 сыйныф укучылары катнаша ала. Катнашучыларга сәнгать музее турында видеоролик төшерергә кирәк. 4 минутлы видео өч телнең берсендә - инглиз, француз яки немец телендӘ укылырга тиеш. Видеода рус субтитрлары да язылырга тиеш.

Конкурс ике этапта уза: февраль аена кадәр катнашучылар музейда эш планын төзи, февраль аеннан март аена кадәр — проект төзү юнәлешендә эш алып баралар. Укытучылар һәм ата-аналар катнаша ала, дип билгеләп үтелә.

Материалларны 29 мартка кадәр конкурсны оештыручыларның электрон почтасына җибәрергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100