news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке белән йоклап киткән ир-ат янып үлгән

Янгын бүген төнлә республиканың Спас районында Чәчәкле авылында булган.

Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке белән йоклап киткән ир-ат янып үлгән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда 51 яшьлек ир-ат сүндерелмәгән тәмәке белән йоклап киткән һәм янып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 0.20 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына республиканың Спас районы Чәчәкле авында бер катлы шәхси йорт януы турында хәбәр килгән», – дип ачыклык кертелгән хәбәрдә.

Янгын сүндерүчеләр йорт корылмаларын тикшергәндә, йорт эчендә 51 яшьлек ир-ат мәетен тапкан.

Янгын 62 кв метр мәйданга зыян китергән. Фаҗига тәмәке тартканда сак булмау аркасында килеп чыккан булырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot