news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке аркасында фатирында ир-ат янып үлгән

Зур янгын Түбән Осландагы ике катлы йортта булды.

Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке аркасында фатирында ир-ат янып үлгән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке аркасында янгында бер ир-ат янып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич Түбән Осландагы ике катлы йорт фатирларының берсендә зур янгын чыккан. Маркс урамына беренче номер буенча 112нче янгын сүндерү-коткару часте бүлекчәләре юнәлә.

Йорт янында янгын сүндерүчеләрне утызга якын кеше көтә. Ут фатир тәрәзәләреннән күренеп тора һәм теләсә кайсы вакытта өске катка күчәргә мөмкин. Берничә минут эчендә янгын сүндерүчеләр утны контрольгә ала. Янгын мәйданы 30 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгын сүндерелгәннән соң фатирда 65 яшьлек ир мәетен табып алалар.

Башлангыч фаразлар буенча, янгынның сәбәбе - тәмәке тарткандагы саксызлык.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot