news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке аркасында чыккан янгында ир-ат үлгән

Янгын мәйданы 150 квадрат метрны тәшкил иткән.

(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке аркасында чыккан янгында ир-ат үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Тукай районының Иске Зирекле авылында янгын чыгу хәбәре бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына 28 декабрьдә кич килде”, диделәр ведомство матбугат хезмәтендә.

Урынга килгән 72нче янгын-сүндерү часте кирпеч йортны ут ялмап алганын күргән. Утның сарайга күчү куркынычы булган.

Күршеләр бу йортта инде иртәдән үк салмыш булган 62 яшьлек хуҗа булуын әйткән. Янгын сүндерүчеләр кухняда аның янган мәетенә тап булган.

Янгын мәйданы 150 квадрат метрны тәшкил иткән. Беренчел мәгълүмталар буенча, янгын тәмәке төпчеге аркасында килеп чыккан. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot