Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда сәнәгать оешмаларының 70 проценты кадрлар җитмәвен әйткән
Кама аръягында хәл аеруча катлаулы.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда сәнәгать оешмалары, заводларның 70 проценты кадрларга кытлык кичерә. Бу хакта бүген Казан Кремлендә Татарстан Куркынычсызлык Советы утырышында билгеле булды.
ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгышында Кама аръягында хәл аеруча катлаулы булуын әйтте.
«Чаллы, Казан, Түбән Кама, Тукай районнарындагы предприятиеләрдә кадрларны укытуда ихтыяҗ аеруча зур. Бөтен Кама аръягы зонасында кадрларга кытлык сизелә, бу инвестицион проектларны гамәлгә ашыруда куркыныч тудыра», — диде.
«Сәнәгатьтә 200 меңнән артык кешене эш урыны белән тәэмин иткән 110 зур компанияне кадрлар белән тәэминат буенча сораштырдык. 70 проценты кадрлар җитмәвен әйтте, аларда барлыгы 11 меңләп кеше җитми. Машина төзү предприятиеләрендә бик кискен ихтыяҗ күрәбез, бу республика икътисады үсешен дә тоткарлый. Эшләнү стадиясендәге инвестицион проектлар да эшче кулларга мохтаҗ», — диде Альберт Кәримов.
Аның сүзләренчә, оборона комплексы оешмаларында да эшче көчкә ихтыяҗ зур.
КАМАЗ, Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, «Серго исемендәге завод» («ПОЗиС» АҖ) кебек оешмаларда кадрлар дефициты зур. Бүген аларның җитәкчеләре дә Куркынычсызлык Советы утырышында шул хакта сөйләделәр. Тоткарьлар, фрезеровщиклар, машинистлар, электромонтерлар, автомеханиклар, станокта эшләүчеләр, эретеп ябыштыручылар һәм башка эшче һөнәр ияләре җитми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз