news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда #СәламәтТатарстан шәһәр квестлары узачак

Квест яшьләрнең игътибарын сәламәт яшәү рәвешен алып баруга юнәлтү максатыннан уздырыла.

(Казан, 7 апрель, "Татар-информ"). 7 апрельдән 9 апрельгә кадәр "Сәламәтлек сессиясе" төбәгара проекты кысаларында Татарстанның барлык муниципаль районнарында #СәламәтТатарстан шәһәр квестлары үтәчәк. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Квест - ул массакүләм чара. Ул югары уку йортлары һәм урта һөнәри уку йортларының яшьләр отрядлары арасында узачак. Аларның һәркайсы 5 чарадан да кимрәк булмаган шәхси исәп картасына ия булырга тиеш. Квест яшьләрнең игътибарын сәламәт яшәү рәвешен алып баруга юнәлтү максатыннан уздырыла. Квест нәтиҗәләре "Татарстанның үзиреклеләр хәрәкәте үсеше үзәге"нең Вконтакте челтәрендәге төркемендә урнаштырылачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot