news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда сәламәтлекне контрольдә тоту өчен “Helterbook” мобиль кушымтасы барлыкка килә

Татарстан сәламәтлек саклау министры сәламәтлекне контрольдә тота торган яңа системаны сынап карады.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Валерия Белова). Татарстанда сәламәтлекне контрольдә тоту өчен “Helterbook” мобиль кушымтасы эшләп китәргә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ”га эксклюзив интервьюда Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сөйләде.

“Без Татарстан кушымтасын сынап карадык инде, “Helterbook” системасы бар иде. Аның эш тәртибе болай: син диспансеризация узасың, үзеңнең күрсәткечләрне кушымтага кертәсең, аннан аларны үзең контрольдә тотасың. Моның өчен, мөмкин булганча, сәламәтлек күрсәткечләрен өйдә мөстәкыйль үлчисең, күрсәткечләр формалаша, графиклар төзелә, сезне карап торучы табиб әлеге күрсәткечләрне карый ала. Куелган терапиянең нәтиҗәсе нинди икәнлеге турында айга бер йомгаклау мәгълүматы аласың.

Фактта, 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк телемедицина технологияләре буенча булган закон, табибка беренче барганнан соң ук, әлеге телемедицина технологияләре ярдәмендә контроль алып бару мөмкинлеген бирә. Ягъни бу очракта телемедицина консультациясен алып булачак”, - дип сөйләде Гадел Вафин.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100