news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Сәламәтлек үзәкләре көнгә 12 кешене кабул итә алачак

18 декабрьдә Республика медицина профилактикасы үзәгендә Татарстанда беренче Сәламәтлек үзәге ачылыр дип көтелә

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 18 декабрьдә Республика медицина профилактикасы үзәгендә Татарстанда беренче Сәламәтлек үзәге ачылыр дип көтелә. Бүген бу турыда журналистларга ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, республикабызда шундый 14 үзәкне ачу планлаштырыла. Аларның 6сы – Казанда, 2се – Яр Чаллыда, берәр Түбән Камада, Әлмәттә, Бөгелмәдә һәм Чистайда эшләячәк. Анда һәр кеше үз организм мөмкинлекләрен белә алачак. Мәсәлән, ничек дөрес тукланырга, нинди физик күнегүләр белән шөгыльләнергә – белгечләр барысын да үтемле итеп аңлатачак. Министр белдергәнчә, һәр кеше үз сәламәтлеген, беренче чиратта, үзе кайгыртырга тиеш. Сәламәтлек үзәкләре табиблары бу эштә аңа ярдәм итәчәк. Табиблар иртәнге сәгать 8дән кичке 20 сәгатькә кадәр эшләячәк. Көнгә үзәк 10-12 кеше кабул итә алачак дип уйланыла. Бүген үзәкләргә компьютерлар, кирәкле җиһазлар кайтартыла. 20 декабрьдән соң алар файдалануга тапшырылачак дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot