news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда Сәламәтлек үзәкләре ачыла
18 декабрьдә Татарстанда дүрт Сәламәтлек үзәге ачылачак
Скопировать ссылку
(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). 18 декабрьдә Татарстанда дүрт Сәламәтлек үзәге ачылачак. Аларның икесе – Казанда, калган икесе Яр Чаллыда эшләячәк. Республика медицина профилактикасы үзәгендә урнашачак Сәламәтлек үзәге төбәк координаторы ролен башкарачак, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән.
Искә төшереп үтәбез, “Сәламәтлек” илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында республикабызда 14 Сәламәтлек үзәген ачу планлаштырыла. Алар федераль һәм республика бюджеты исәбенә җиһазландырыла. 18 декабрьдән әлеге үзәкләр республикабызның 7 шәһәрендә – Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Чистайда эшли башлаячак.
Үзәкнең төп максаты –үз сәламәтлеген саклау һәм ныгыту хакында халыкның белемен күтәрү, яшәү рәвешен билгеләргә ярдәм итәчәк шәхси профилактика программаларын эшләү; тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләрне кулланудан ваз кичүгә күрсәтмә бирү.
Сәламәтлек үзәкләрендә медицина хезмәтләре бушлай күрсәтеләчәк. Организм мөмкинлекләрен белү өчен табиблар һәр кешенең сәламәтлеген тикшерәчәкләр. Аерым алганда, пациентның канындагы шикәр һәм холестерин күләмен, кан тамырларында кан агышын, май, мускул тукымасы һәм су нисбәтен, сулыш алу функциясен тикшерү карала. Аның нәтиҗәләре буенча һәр кеше үз яшәү рәвешен планлаштыруга кагылышлы киңәшләр алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot