news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсендә тикшерүләр дәвам итәчәк – Эчке эшләр министрлыгы

"Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелегенә җитди сораулар биреләчәк", – диде икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы.

(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупциягә каршы тикшерүләр дәвам итә. Бу хакта бүген журналистларга ТР Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы Илдар Сафиуллин хәбәр итте.

Икътисади җинаятьләр сәламәтлек саклау өлкәсен дә читләтеп үтми, бүгенге көнгә бу өлкәдә шундый 70 җинаять ачыкланган. Килгән зыянның гомуми күләме 24 миллион сумны тәшкил итә.

“Медицина өлкәсендәге икътисади җинаятьләргә без бүген аеруча игътибар бирәбез. Безнең тарафтан нинди тикшерүләр алып барылганын күреп, ишетеп торасыз. Без Сәламәтлек саклау министрлыгын, аерым алганда, әлеге ведомствоның җитәкчеләре эшчәнлеген тикшерәбез. Җинаятьләр табылып тора. Актив фаза әле башланмады, без берничә юнәлеш буенча эшлибез. Алга таба нәтиҗәләре билгеле булыр”, – диде Илдар Сафиуллин.

Искәртеп үтик,  быел февраль башында Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева ришвәтчелектә гаепләнәнеп, өй сагына алынган иде. Аны 5 миллион сум акча үзләштерүдә гаепләделәр. Шишмарева 7 февральдә үз мунчасында үле килеш табылды.

“Сәламәтлек саклау учреждениеләрен тикшерүләр алга таба да дәвам итәчәк. Министрлыкка караган учреждениеләрнең җитәкчеләренә җитди сораулар биреләчәк. Мин кайсы оешмалар икәнен алдан әйтә алмыйм. Әмма бу юнәлештә эш алып барыла”, – диде бүлек башлыгы.

Илдар Сафиуллин Сәламәтлек саклау министрлыгының элеккеге башлыгы Гадел Вафинга карата әлегә сораулар тумавын да әйтеп узды. “Элеккеге җитәкчегә карата әлегә сораулар тумады. Без әлегә игътибар үзәгенә алынган җитәкчеләрне сораштырачакбыз. Әмма тикшерү эше ничек булыр, нинди борылыш алыр, әйтә алмыйм. Карарбыз, вакыт күрсәтер”, – диде ТР Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәшү идарәсе башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, “Татар-информ” Татарстанда бер ел эчендә икътисади юнәлештә кылынган барлык җинаятьләр турында да язган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100