Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсенә карата шикаятьләр саны әле шактый - Сәрия Сабурская
Бу хакта Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы эксперт советының киңәйтелгән утырышында Сәрия Сабурская билгеләп узды.
(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда медицина өлкәсендә югары технологияләр кертелү, уңай демографик сәясәткә карамастан, сәламәтлек саклау юнәлешендә тискәре күренешләр кала бирә. Бу хакта бүген Казанның "Корстон" комплексында Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы экспертлар советының киңәйтелгән утырышында Сәрия Сабурская билгеләп узды. Көн тәртибенә 2016 елда Татарстан Республикасында кеше хокуклары һәм ирекләре үтәлеше мәсьәләсе куелган утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Сәрия Сабурская бюджет чаралары, иминият взнослары һәм башка чаралар хисабына медицина ярдәмен бушлай алу Россия гражданнарының конституцион хокукы саналуын искәртте. Аның әйтүенчә, медицина учреждениеләренең стационар бүлекләрендә кайбер дарулар булмаганлыктан, авыруларның туганнары дарулар сатып алу очраклары юк түгел. Мондый фактлар Аксубай, Азнакай, Нурлат, Алабуга, Яшел Үзән, Мамадыш районнарында, Яр Чаллы шәһәрендә теркәлгән.
“Мин кайчан табибка эләгә алам? – бу пациентлар еш бирә торган сорауларның берсе. “Халык контроле” системасына килгән мөрәҗәгатьләргә ясалган анализ, табибларга язылу буенча төрле алымнар гамәлгә кертелүенә карамастан, амбулатор-сырхауханә челтәрендә белгечләргә язылу проблемасы әле һаман яшәвен күрсәтте”, - дип, Сәрия Сабурская педиатр, невролог, окулист, кардиолог, эндокринолог кебек табибларга язылу авыр булганын билгеләп узды. Күп очракта бу медицина оешмаларында кадрларга кытлык белән аңлатыла.
Сәрия Сабурская беренчел медицина-санитар ярдәме күрсәтелгәндә, төрле җиһазлар ярдәмендә диагностик тикшеренүләр узу сроклары үтәлмәү проблемасына тукталды. Мәсәлән, Әлмәттә корсак куышлыгына ультратавыш тикшерүе уздыру өчен көтү вакыты 8 айдан артык вакыт сарыф иткән. Тикшерү пациентның “Халык контроле” системасына мөрәҗәгатеннән соң гына үткәрелгән. Сәрия Сабурская әлеге проблемалар буенча Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына контрольне көчәйтү һәм аларны гамәлгә ашыру өчен чарасын күрү кирәк дип саный.
Дәвалау-профилактик учреждениеләрдә баш мие кан әйләнеше бозылган пациентларга ярдәм күрсәтү мәсьәләсендә дә борчылырлык җирлек бар. Кан тамырлары үзәкләрен карау барышында, стационарларда пациентларны ятаклар саны буенча норма арттырылган шартларда урнаштыру фактлары ачыкланган. Әйтик, Яшел Үзән хастаханәсе базасында кан тамырлары үзәгендә тикшерү барышында 50 пациент булуы теркәлгән, гәрчә норма буенча ятаклар саны 30 булса да. Әлмәт Үзәк район хастаханәсендә дә баш мие кан әйләнеше кискен бозылган пациентларны госпитализацияләү фактлары артуы күзәтелә. Сабурская Азнакай, Лениногорск районнары да шушы учреждениегә каравын шәрехләде. “2014 елда 554 кеше госпитализацияләнгән булса, 2016 елда 763 кеше хастаханәгә салынган. Былтыр, буш урыннар юк дигән сәбәп белән, биредә Азнакайдан 63, Лениногорскидан 89 пациент хастаханәгә салынмаган. Казанда да шундый ук проблема бар”, - диде омбудсмен.
Сүз уңаеннан, ул 2017 елның беренче кварталында Лениногорск үзәк район хастаханәсе базасында кан тамырлары авырулары буенча аерым бүлек ачылуы ниятләнүен шәрехләде. Тик проблеманы хәл итү өчен бу гына җитмәвен белдерде. Сәрия Сабурская Сәламәтлек саклау министрлыгына республика буенча мондый өстәмә бүлекләр ачу мөмкинлеген барларга киңәш итте.
Сәрия Сабурская сүзләренә караганда, төрле җиһаз-җайланмалар төзексезлеге аркасында, озак вакыт медицина ярдәме алмауга карата шикаятьләр дә бар. “Маммограф, томограф, флюорография аппаратлары булмаганлыктан, гражданнар яшәү урыннынан ерак урнашкан учреждениеләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр”, - диде ул. Аның сүзләренә караганда, Хисап палатасының бюджет чараларын куллану нәтиҗәлелеген бәяләүгә корылган аудиты, кайбер медицина учреждениеләрендә җиһазларның төзексез тик торуы 34 көннән 102 көнгә кадәр тәшкил итә. Бу Яр Чаллының 5 нче хастаханәсе, Түбән Кама, Чистай Үзәк район хастаханәләре.
Илдар Халиков чыгышында соңгы 2-3 елда сәламәтлек саклау өлкәсендә бик зур эш башкарылуын һәм моның гаепләү характерында булырга тиеш түгеллеген билгеләп үтте. Премьер-министр тәнкыйтьтән бигрәк, яңа стандартлар формалаштыру буенча уртак эшкә йөз тотарга өндәде. Хөкүмәт башлыгы кичектергесез очракларда пациентларны хастаханәләргә кабул итмәү, шулай ук диагностика җайланмаларының озак вакыт төзексез торуы кебек фактларга юл куелырга тиеш түгеллегенә басым ясады. “Проблемалар бар, бары тик аларны вакытында ачыклап хәл итәргә генә кирәк”, - диде Илдар Халиков. Аның фикеренчә, бу проблемаларны чишү юнәлешендә Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән тыгыз эшчәнлек кирәк. “Кабинетта утырып кына, проблеманы бергәләп хәл итүгә омтылмау, тискәредән башка бүтән нәтиҗә бирмәячәк. Без барыбыз да бер республика вәкилләре һәм бер үк халык файдасына эшлибез”, - диде Илдар Халиков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз