news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда “Сәламәтлек” поездлары авылларга йөри башлаган

"Мондый тикшерүләрдән соң һәр кешенең сәламәтлек паспортын төзи алырлык булырга тиеш", - диде Марат Садыйков.

(Казан, 30 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда күчмә медицина комплекслары авыллар буенча йөри башлаган. “Бу 16 метрлы автопоезд. Без аны “Сәламәтлек” поезды дип атыйбыз”, - диде ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Хөкүмәт йортында журналистларга.

Әлеге “автопоездлар” авыл халкына диспансеризация үткәрүгә юнәлдерелгән. Министр “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты буенча алты күчмә флюорограф сатып алынуын әйтте. Ә ТР Президенты ярдәме белән шушы автопоездларны сатып алу карары кабул ителгәнен искәртте. “Мондый комплекслы караш әле булганы юк иде”, - ди ул.

“Мәсәлән, без аны Тәтешкә җибәрәбез. 8 августта аның ничек эшләгәнен презентацияләячәкбез. Без башта Тәтештә нинди проблемалар булганын өйрәндек, анда онкология авыруының югары күрсәткечләре һәм башкалар. Бу комплексны мини сырхауханә дияргә була. Регистратурасы, төрле белгечләр – онколог, кардиолог, гинеколог, УЗИ булачак”, - диде Марат Садыйков.

Министр югары технологияле медицина ярдәме үзәкләре хезмәткәрләре бригадасы барачагын әйтте. “Бер атна тикшерәчәкләр. Машина зуррак торак пунктта торачак. Авыл җирлекләре башлыклары белән сөйләшенгән график нигезендә, башта шул торак пункт халкы тикшереләчәк. Аннары Хезмәт, социаль яклау министрлыгына бүлеп бирелә торган машиналарда күрше торак пунктлардан пациентларны китерәчәкләр”, - диде ул.

Садыйков сүзләренчә, мондый тикшерүләрдән соң һәр кешенең сәламәтлек паспортын төзи алырлык булырга тиеш. “Авыруларны төгәлрәк ачыклау кирәк булганда, югары технологияле медицина үзәкләренә җибәрәчәкбез. Без күпме халык яшәгәнен беләчәкбез, бу үзенә күрә халык исәбен алу да”, - диде ул.

Садыйков әйтүенчә, “Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасы” проекты кысаларында профилактик тикшерүләр белән 2019 елда 1 млн 800 мең кешене колачлау ниятләнә. 2024 елга 2 млн 750 мең кеше тикшерелергә тиеш. 18-39 яшьтә диспансеризация өч елга бер тапкыр, 40 яшьтән узганнар елга бер тапкыр уза.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100