news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча иң яхшы проектлар ачыкланды

Конкурс комиссиясе бәйгенең максатына җавап бирүче комплекслы эшләрнең булмавына бәйле рәвештә беренче урынны бирмәскә карар кылды

(Казан, 9 февраль, “Татар–информ”). ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы Республика яшьләр инновация һәм профилактика программалары үзәге белән берлектә үткәргән “Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру” дигән фәнни–гамәли эшләр конкурсына нәтиҗә ясалды.
Конкурста Татарстан Республикасы шәһәр–районнары, шулай ук Ростов өлкәсеннән белгечләр: физкультура укытучылары, югары уку йортлары мөгаллимнәре, педагог–психологлар һәм студентлар катнашты. Алар бәйгегә җәмгыятьтәге социаль–негатив күренешләрне кисәтү, кыен хәлдә калучыларга психологик ярдәм күрсәтү һәм халыкка, аерым алганда, яшьләргә спортка йөз тоткан физик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән барлыгы 20 проект тәкъдим итте.
Тәкъдим ителгән проектларны бәяләп, конкурс комиссиясе бәйгенең максатына җавап бирүче комплекслы эшләрнең булмавына бәйле рәвештә беренче урынны бирмәскә карар кылды, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте. “Сәламәтлеккә ярдәм күрсәтү” комплекслы программасы” проектын тәкъдим иткән Әлмәтнең 3 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы Любовь Бадеева икенче урынны алды. Аңа 30 мең сум күләмендә премия тапшырылды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча “Сәламәт буын – милләтнең киләчәге” проекты белән катнашкан Бехтерево тулы гомумбелем бирү мәктәбенең физкультура укытучысы Гөлсинә Рәхимҗанова, “Спортка йөз тоткан физик тәрбия бирүнең башлангыч этабы” проектын тәкъдим иткән Чаллының 28 нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең физкультура укытучысы Марина Дюжикова, Казан дәүләт энергетика университеты аспиранты Айдар Сабитов һәм “Мини–футбол – сәламәт милләт” проектының авторы – Казан энергетика техникумы мөгаллиме Азат Әхмәтшин өченче урынны бүлеште. Аларның һәркайсы 20 мең сум күләмендә премия алды.



news_right_1
news_right_2
news_bot