news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сәләтле балалар өчен “Сириус" кебек үзәк төзергә җыеналар

Рафис Борһанов "Сәләт һәм уңыш” мәгариф фонды җитәкчесе Елена Шмелева белән очрашкан.

(Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). Татарстанда сәләтле балалар өчен “Сириус" моделе буенча үзәк төзергә планлаштыралар. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

14 апрельдә “Сириус" белем бирү үзәгендә Татарстан Республикасы вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм "Сәләт һәм уңыш” мәгариф фонды җитәкчесе Елена Шмелева очрашкан.

Алар Татарстанда сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча төбәк үзәген булдыру һәм үстерү концепциясе, аның предприятиеләр, мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлеге үзенчәлекләре турында фикер алышканнар.

Елена Шмелева Татарстанга килеп, "Перспектива" балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү һәм гамәлгә ашыру буенча республика концепциясенең вдеомствоара координацион советы утырышында катнашырга җыена. Утырышта "Сириус" төбәк үзәге моделе турында фикер алышу булачак, диелгән бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100