news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда С гепатиты белән авыручылар саны 1,5 тапкыр арткан

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда С гепатиты белән авыручы 11 меңнән артык кеше исәптә тора. 2023 ел белән чагыштырганда бу - 1,5 тапкырга күбрәк. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсенең эпидемиологик күзәтчелек бүлеге башлыгы урынбасары Флера Амрахова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Авырулар саны арту чирнең беренче тапкыр ачыклануына бәйле түгел. Элегрәк еллар буе С гепатитына антитәнчекләр йөртүче буларак исәптә торган кешеләрне, хәлләре начарайган очракта, бу хроник чир белән авыручылар разрядына күчерәләр», - дип ачыклык кертте Флера Амрахова.

news_right_1
news_right_2
news_bot