news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сәүдә үзәкләренә салым йөкләнешен йомшарттылар

Былтыр республиканың 20 зур сәүдә үзәге Татарстан бюджетына 1,3 млрд сум салым керткән.

Татарстанда сәүдә үзәкләренә салым йөкләнешен йомшарттылар

(Казан, 18 май, «Татар-информ», Диана Авакян)). Татарстан сәүдә үзәкләренә милек өчен салым түләү кичектереләчәк. Бу хакта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта бу салымны быелның икенче кварталына күчерү турында Татарстан Министрлар Кабинеты карары проекты әзерләнде», — диде ул.

2019 елда республиканың 20 зур сәүдә үзәге Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына 1,3 млрд сум салым керткән. Аның шактый өлешен милеккә салым тәшкил итә.

Татарстанда сәүдә үзәкләре вәкилләре хәбәр итүенчә, аларның керем өлеше 95-97 процентка кимегән, бу чыгымнар өлешен һәм агымдагы кредит йөкләмәләрен каплый алмый. 

news_right_1
news_right_2
news_bot