news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда сәүдә челтәрләрендәге азык-төлек бәяләренә көнлек мониторинг ясала

Игътибар үзәгендә – 40 атамадан торган азык-төлек продукциясенең тәгаенләнгән җыелмасы

 (Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда сәүдә челтәрләрендәге азык-төлек бәяләренә көнлек мониторинг ясала. Игътибар үзәгендә – 40 атамадан торган азык-төлек продукциясенең тәгаенләнгән җыелмасы.

Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында барган брифингта шул хакта сүз булды. Мониторинг уздыру максаты һәм ысуллары турында журналистларга ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Рашат Фәттахов, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Руслан Биктимеров аңлатма бирде.

Р.Фәттахов хәбәр иткәнчә, оператив мониторинг уздыру инициативасы товар җитештерүчеләрне азык-төлеккә бәя күтәрүдә гаепләгән сәүдә үзәкләреннән булып, сәүдә үзәкләреннән хатлар ТР агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә юлланган. Теге яки бу бәяне күтәрүгә җиткермәгән мисаллар бар, ди ул. “Бәяләрне әлегә тотып тору мөмкинлегебез бар, әмма базар механизмының күрше төбәкләрдә чагылыш табарлык итеп эшләп җибәрүе ихтимал”, - ди Р.Фәттахов. Аның сүзләренчә, тулаем алганда, азык-төлек продукциясенә бәяләр РФның төрле субъектларына тигезләшкән. Бары Мәскәү генә искәрмә, аннан исә бәяләр, “боҗра”ланып, ил читләренә таба тарала...

Хәер, сәүдә үзәкләре үзләре дә мониторинг ясый, кулын вакыт “пульсы”нда тота. Товар җитештерүчеләр вазгыятьне яхшы аңлый башлады, дип саный Р.Фәттахов. РФ Президенты В.В.Путинның быел 6 августта кабул ителгән “Россия Федерациясе иминлеген тәэмин итү максатларында, аерым махсус икътисади чаралар куллану турында”гы 560 номерлы Указын тормышка ашыру максатыннан, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы көн дә 40 атамадан торган азык-төлек продукциясенең тәгаенләнгән җыелмасы бәяләренә оператив мониторинг ясый. Аны үткәрү җаваплылыгы - республика муниципаль берәмлекләрендәге Башкарма комитет җитәкчеләре җилкәсендә. Мониторниг исә сәүдәнең 5 төрендә – федераль һәм локаль челтәрләр кибетләрендә, челтәр хасил итмәгән сәүдә урыннарында, стационар булмаган объектларда һәм ваклап сату базарларында уздырыла. Бу мәсьәләдә әлеге министрлыкта “кайнар линия” телефоны эшли, шуның буенча соңгы 3 атнада 56 мөрәҗәгать килеп ирешкән, аларда сүз, нигездә, кош итенә, сөт продукциясенә, киви, лимон һ.б. төр экзотик саналган җимешләргә бәя арттыруга кагыла, диде ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Ришат Фәттахов.

Министр Марат Әхмәтов чыгышында билгеләп үткәнчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов традицион шимбә киңәшмәсендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына Татарстанда азык-төлек базарына атналык мониторинг ясауны һәм журналистлар белән даими очрашуны йөкләгән иде. “Бер үк вакытта сез - гадәти сатып алучылар да. Шуңа күрә сезнең тарафтан бирелгән мәгълүматтан азык-төлек продукциясе бәяләрен өйрәнү безнең өчен әһәмиятле булачак”, - диде министр журналистларга.

Җыеп кына әйткәндә, республикада азык-төлек бәяләре буенча вазгыятьне министр тотрыклы дип бәяли. Аның сүзләренчә, Татарстан үзен ризык белән тулысынча тәэмин итә, республикада җитештерелә, үстерелә торган азык продукциясенә игътибар аеруча зур.

Соңгы айда продукция эшкәртү мәсьәләсендә күп нәрсә эшләнде, дип саный министр М.Әхмәтов. Ул билгеләп үткәнчә, “Казан” агропромпаркы территориясендә яшелчәләрне юдырту, сортларга аеру, капларга салу, хәтта һавасын суырттырып, ягъни вакуумлы капларга тутыру буенча технологик линия эшли башлады; шулай ук республиканың кайбер районнарында да линияләр гамәлгә кертелде. Мал чалу цехлары булдыру да шушы максатка ярашлы эшләнә, алар исә итне бүлгәләп капларга тутыру буенча технологик линияләр белән җиһазландырыла. Нәтиҗәдә, андый продукция сәүдә челтәрләрендә киңрәк таралыш ала. Шулай ук итне ныклап эшкәртү, казылык ише продукция эшләп чыгару да гамәлдә, әмма Татарстан җитештерүчеләренә көндәшлектә сынатмаска өйрәнергә кирәк, дип саный министр. Шуңа бәйле рәвештә, ул мондый белешмә бирде: җирле авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 318 мең тонна ит һәм ит продукциясе җитештергән, республикада 296 мең тонна кулланылган. Ә 80 мең тонна тирәсе шундый продукция РФ төбәкләренә чыгарылган, шул ук вакытта Татарстанга 59 мең тонна ит һәм казылык ише продукция кертелгән. ТР Премьер-министры урынбасары фикеренчә, кертелгән шушы 59 мең тонна товарны нәрсә белән алыштырып булуы турында уйлашырга кирәк, чөнки Татарстан сатып алучыларының акчасы республикадан читкә китә.

“Мониторинг системасы безнең эре җитештерүчеләребезгә үзләренең күреп бетермәгән якларын ачыкларга ярдәм итте, бу шулай ук сөт продукциясенә дә кагыла. Россия Федерациясе буенча тулаем 5 млн. тонна тирәсе сөт Беларусьтан кертелә. Ул сөтне үзебез җитештерсәк хәерлерәк”, - дип, М.Әхмәтов мониторингның төп максатын билгеләде.

Аграр ведомство башлыгы сөйләшү барышында чит илдән кертелә торган (импорт) товарлар урынына аларны үз илебездә җитештерүгә дәүләтнең финанс ярдәме мәсьәләсен дә күз уңыннан җуймады. Субсидияләр буенча бүгенгә төгәл саннар юк. Министр бакчачылык эше “йомшаграк” булуын, җиләк-җимешләрне эшкәртү пунктлары булдырып, кичекмәстән бакчачылыкны үстерү заруриятенә басым ясады.

Руслан Биктимеров үзенең чыгышында азык-төлек базарына игътибарны юнәлтеп, аны ул “тынлыкта” буларак сурәтләде. Монополиягә каршы каралган законнарны бозу әлегә күзәтелми, шул ук вакытта бу вазгыятьне без ныклы контрольда тотабыз, дип ышандырырга тырышты ул.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100