news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Рузил Минекаев һәм рэпер Хаски катнашында «Шүрәле» фильмын төшерәчәкләр

Татарстанда Рузил Минекаев һәм рэпер Хаски катнашында «Шүрәле» фильмын төшерәчәкләр
Рузил Минекаев
Фото: © «Татар-информ»

«Шүрәле» проектын төшерү башланды. Бу хакта «Вольга» кинопрокат компаниясе Телеграм-каналында хәбәр итте. Бу эшкә шулай ук «Ядәч» («Бери да помни», 2023) фильмы буенча танылган Bosfor Pictures кинокомпаниясе дә җәлеп ителгән.

Режиссер, сценарий язучының автордашы һәм төп рольне башкаручы Алинә Насыйбуллина («Бери да помни»). Фильмда шулай ук Максим Матвеев («Красный шелк»), Сергей Гилев («Пророк. История Александра Пушкина»), Рузил Минекаев («Елки 12») һәм Дмитрий Кузнецов (шулай ук репер Хаски буларак билгеле) уйнаячак.

Сюжет буенча, төп героиня Айша туйга әзерләнә, ләкин көтмәгәндә абыйсы Тимурның югалуын белә. Абыйсын эзләп героиня туган авылына кайта, анда ул үзенең үткәне белән генә түгел, ә урманда саклана торган сер белән дә очраша.

Фильм Мәскәү өлкәсендә һәм Татарстанда төшереләчәк, ә фильмның сценарие өлешчә татар мифологиясендә урманда яшәүче рух — Шүрәле турындагы риваятькә нигезләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100