news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Рухи моң» бәйге-фестивале игълан ителде

Татарстанда «Рухи моң» татар рухи мәдәниятен үстерү фестиваль-конкурсы быел дүртенче тапкыр була.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Рухи моң» республика татар рухи мәдәниятне үстерү бәйге-фестивален оештыручылар – җырчы Марсель Вәгыйзов һәм алып баручы Марсель Әхмәдуллин белән очрашты. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Төп оештыручысы - «Рухи моң» иҗат берләшмәсе, Татарстан Республикасы рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәсе. Мәгълүмати партнер – «Тәртип» радиосы.

Конкурс 4 номинациядә үткәрелә: «Дини җыр», «Мөнәҗәт», «Милли мәкам белән азан әйтү» һәм «Вәгазь cөйләү».

Бәйгенең сайлап алу этабы дистанцияле форматта үткәрелә. Конкурсның финалы 21 апрельдә – Ураза гаете көнне – Казанда «Чулпан» мәдәният үзәгендә гала-концерт рәвешендә сәхнәдә фестиваль итеп уздырылачак. Бәйге турында тулырак мәгълүмат белән http://azan.tatar cайтында танышырга мөмкин.

Әлеге бәйге милли мәкам һәм традицион мелодика калыпларын кайтару, халкыбызның нигез кыйммәтләрен үз эченә алган рухи җыр жанрын баету, татар мәкаме белән азан әйтү культурасын булдыруны, татар теленең кулланылыш даирәсен арттыруны максат итеп куя.

Шулай ук күңелгә чын рухи азык бирердәй, эчтәлекле текст, милли аһәң белән баетылган «үзебезнең» җырларны, иман нурын таратучы, әби-бабаларыбыздан мирас булып калган динне куәтләүче җыр җанрын үстерү; сәхнәдә үз-үзеңне тоту, зәвык һәм милли модалы киенү буенча да өлге булдыру; Татарстан мәчетләреннән яңгыраучы азаннарның сыйфатын үстерү, милли мәкамле азан традицияләрен торгызу; татар телендә вәгазь сөйләү сыйфатын арттыру максатлары да бар, ди оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100